Теләче муниципаль районындагы Үзәк бистәсенең Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, анда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов һәм район хакимияте вәкилләре катнашты. Тантанада район җитәкчелеге укытучыларны һөнәри бәйрәме белән тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.
Сәнәгать төзелеше өлкәсендә халыкара һөнәри осталык чемпионатын, шулай ук «Казан Экспо» үзәгендә узачак «Юл 2022» форумы үткәрелү сәбәпле, Казаннан Аэропортка һәм Аэропорт –Казан арасында өстәмә шәһәрара поездлар билгели.
4 октябрьдә «Казан» Халыкара аэропортында Nordwind авиакомпаниясенең Грозный-Казан-Грозный даими рейсы ачылды.
2022 елның 12 октябреннән 14 октябренә кадәр Казанда «Казан ЭКСПО» ХКҮ мәйданчыгында «Юл 2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы узачак. Күргәзмә-форумның операторы булып Федераль юл агентлыгының автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге тора ("ИНФОРМАВТОДОР" ФДБУ).
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында региональ әһәмияттәге Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының өч участогында - 53,5 км 54,5 км (уңда), 56,78 км 58,34 км (уңда) һәм 61,26 км 62 км (уңда) кадәр ремонт төгәлләнде. Үткәрелгән ремонт эшләренең гомуми озынлыгы 3,32 км тәшкил итте. Финанслау суммасы 44 млн сумнан артык.
Балахониха участогында ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле - 408 км, 4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр 6102 номерлы Канаш-Казан шәһәрара поезды йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
Горький тимер юлында Казан - Самара юнәлеше буенча 7 һәм 8 октябрьгә 557/558 номерлы өстәмә поезд билгеләнгән.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 октябрьдән 6713 номерлы Аэропорт-Казан шәһәрара поезды билгеләнә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында «Йошкар-Ола - Яшел Үзән» автомобиль юлы участогында «Идел» М-7 кадәр, 95,11 км дан 100,35 км га кадәр юл эшләре башкарыла.
2022 елның гыйнвар-августында Горький тимер юлы чикләрендә тимер юл инфраструктурасы объектларында производствода травматизм дәрәҗәсе Татарстан Республикасы территориясендә кимеде.