Балахониха участогында ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле - 408 км, 4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр 6102 номерлы Канаш-Казан шәһәрара поезды йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
Канаш станциясеннән поезд 8.37 сәгатькә (15 минутка соңрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 11.32 сәгатьтә, шулай ук 15 минутка соңрак киләчәк.
Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны алырга мөмкин:
- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе);
https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;