«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында «Йошкар-Ола - Яшел Үзән» автомобиль юлы участогында «Идел» М-7 кадәр, 95,11 км дан 100,35 км га кадәр юл эшләре башкарыла. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 5,24 км тәшкил итә.
Юл эшләрен тулысынча төгәлләү өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәк булачак. Аерым алганда, юл билгеләре ясау, җәяүлеләр өчен тотыну коймаларын кую, юл билгеләре һәм светофорлар урнаштыру.