Аэропорт - Казан маршрутында өстәмә шәһәрара поезды билгеләнә

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 октябрьдән 6713 номерлы Аэропорт-Казан шәһәрара поезды билгеләнә.

Аэропорт станциясеннән поезд көн саен 20.35 сәг китәчәк. Казан станциясенә 21.05 сәгатьтә киләчәк. Юл уңаеннан тукталыш пунктларында тукталышлар ясау каралган: Столбищи, Юбилейная, Комбинат, Каенлык, Вахитово.

Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны түбәндәге ысул белән алырга мөмкин:

- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе);

https://sodruzhestvoppk.ru  сайтында;

- «Россия тимер юллары Пассажирларына» мобиль кушымтасында;

- кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмат стендларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International