2022 елның 12 октябреннән 14 октябренә кадәр Казанда «Казан ЭКСПО» ХКҮ мәйданчыгында «Юл 2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы узачак. Күргәзмә-форумның операторы булып Федераль юл агентлыгының автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге тора ("ИНФОРМАВТОДОР" ФДБУ).
Катнашучыларны пленар утырышлар, тематик конференцияләр һәм семинарлар көтә. Масштаблы экспозиция павильоннарында юл-төзелеш техникасының, юл сервисы объектларының һәм урамнарны яктыртуның алдынгы үрнәкләре күрсәтеләчәк.
Катнашу мәсьәләләре буенча info@doroga2022.ru почтасына яисә 8 800 222-12-04 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.