Татарстанда Горький тимер юллары инфраструктурасы объектларында травматизм очракларының кимүе билгеләп үтелде

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 елның гыйнвар-августында Горький тимер юлы чикләрендә тимер юл инфраструктурасы объектларында производствода травматизм дәрәҗәсе Татарстан Республикасы территориясендә кимеде. Шулай итеп, шәхси саксызлыгы аркасында җәрәхәтләнгән гражданнарның гомуми саны әлеге чорда 16 кеше тәшкил иткән, шуларның 11 - үлем белән тәмамланган. Узган елның гыйнвар-август айларында 18 кеше җәрәхәтләнгән, үлем белән тәмамланган 16 очрак теркәлгән.

Вакыйгаларның төп сәбәпләре тимер юллар буйлап хәрәкәт итүче поезд алдыннан йөрү һәм электр тогы травмасына бәйле.

Гражданнарны тимер юл транспортында шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, поездлар хәрәкәте зонасында уяу булырга һәм утырганда һәм вагоннардан төшкәндә, шулай ук платформаларда булган вакытта мобиль телефоннар һәм гаджетлардан файдаланудан баш тартырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International