Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы участогы мәсьәләләре буенча 9 нчы эшче төркем утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында (Казан) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында игълан ителде.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Тукай районында урнашкан «Бер пояс һәм бер юл» контейнер терминалында булды.
Бүген Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистраль урамында автомобиль юлын тантаналы рәвештә ачтылар. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Хәрәкәтне ачу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, юл төзүчеләр һәм башкалар катнашты.
MAX милли мессенджеры Татарстан халкына туганнары һәм дуслары белән аралашу өчен заманча, уңайлы һәм бушлай чишелеш тәкъдим итә. MAX үзенчәлеге - тулысынча бушлай аудио-һәм видеошалтыратулар, алар хәтта йомшак интернет тоташу вакытында да эшли, мобиль элемтәдә сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирә.
Бүген Лаеш районында Сокуры авылын транспорт белән урап узучы яңа юлны ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, юл оешмалары вәкилләре, төзүчеләр һәм башкалар катнашты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Казан – Йошкар-Ола» – Олы Күлбаш – Дөбъяз автомобиль юлына 16,7 – 17,1 км һәм 24,3 – 25,7 км участокларында капиталь ремонт ясалган. Ремонтланган участокларның озынлыгы 1,7 км дан артык.
Юл эшләре программасы кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районында Ленская урамыннан Восход урамына кадәрге участокта Серов урамы ремонтланган.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында Нурлат шәһәрен урап узучы автомобиль юлының 4,6 – 5,8 км участогы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,1 км тәшкил иткән.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районында К.Нәҗми урамында Болак аша күпер (Романов күпере) ремонтлана.