Министр урынбасары Рәнис Фәйзуллин Теләче авылындагы гражданнар җыенында катнашты

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Бүген Теләче авыл җирлегендә халык җыены узды. Халык белән очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм башкалар катнашты.

2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тыңланды, киләчәккә максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Шулай ук халык үзләрен борчыган сораулар бирә алды. 

Чара актив гражданнарны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International