«Казан» Халыкара аэропорты территориясендә Габдулла Тукай поэмасыннан Шүрәленең унике төрле сәнгати интерпретациясенә багышланган күргәзмә ачылды. Инсталляция 1А терминалының беренче катында урнашкан. Күргәзмә аэропортта бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган.
Ике атна дәвамында килүчеләр Тукай поэма – әкиятенең төп геройларының берсе булган урман рухы Шүрәле образлары белән таныша алалар. Образларның һәркайсы мифологик персонажның үзенчәлекле интерпретациясен тәкъдим итә.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты елдан-ел иҗади ниятләрне һәм сәнгать инсталляцияләрен гамәлгә ашыру өчен популяр мәйданчык буларак тәкъдим ителә.