Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов беркетелгән районга эшлекле сәфәр кылды. Шәдке авылында ул гражданнар җыенында катнашты. Чарада шулай ук Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Шәдке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Җыелышта Шәдкә авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров 2025 елга йомгаклар ясады һәм 2026 елга бурычлар билгеләде. Айрат Фәтхуллин муниципалитетта узган елда уздырылган чаралар турында сөйләде һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Фәрит Хәнифов авыр йөкле һәм эре габаритлы транспорт чараларын йөртү кагыйдәләрен бозуларны фото-видеофиксацияләү камералары ярдәмендә республикада автомобиль юлларын саклап калу зарурлыгы турында сөйләде.
Җыелышта шулай ук халыкның сораулары каралды, аларга җаваплар бирелде. Чара актив гражданнарны бүләкләү белән тәмамланды.