Чистай - Түбән Кама һәм Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте ачылды

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Уңай һава шартлары башлану сәбәпле, 06: 00 сәгатьтән Чистай - Түбән Кама һәм Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәте ачылды.

Исегезгә төшерәбез, вакытлыча чикләү 16 февральдә кар яву һәм күрү мөмкинлеге начараю сәбәпле кертелде. 

Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 529 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 331 берәмлек хезмәт күрсәткән.

Бер тәүлектә 4424 тонна ком-тоз катнашмасы, 153 тонна тоз, 56 тонна тоз эремәсе тотылды.

Юлларда бозлавык, кар көртләре. Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорыйбыз. 

Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итегез: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International