«Содружество» ППК шәһәр яны поездлары туристларны «Свияжская Масленица» фестиваленә илтәчәк

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

22 февральдә "Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе "Свияжская Масленица - 2026"  фестиваленә туристик мультимодаль маршрут оештыра. Чара Зөя утрау-шәһәрчегендә узачак.

Шәһәр яны поездлары пассажирларны Зөя станциясенә кадәр илтәчәк, ә алга таба музей-тыюлыкка кадәр кунаклар өчен уңайлы автобуста трансфер оештырылачак.

Составлар Татарстан башкаласыннан 07:37, 10:23, 11:38 һәм 12:19 сәгатьтә китәчәк, ә Свияжск станциясеннән автобуслар 8:55, 11:50, 12:52 һәм 13:40 китәчәк.

Кире юнәлештә фестивальдән автобуслар 16:15 һәм 17:00 сәгатьтә китәчәк, ә Казанга поездлар 16:46 һәм 17:28 сәгатьтә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International