Татарстанда илкүләм проект кысаларында Яр Чаллы агломерациясендә 11 км дан артык автомобиль юлы яңартылачак

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Яр Чаллы агломерациясендә гомуми озынлыгы 11 км дан артык булган 4 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.

Аерым алганда, Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил проспектына ремонт ясалачак. Бүген Муса Җәлил проспекты-шәһәрнең әһәмиятле магистральләренең берсе. Биредә административ һәм мәдәни-көнкүреш учреждениеләре, сәүдә предприятиеләре, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы һ. б. урнашкан. 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында подряд оешмалары 0,0 – 3,7 км участогында «Князево – Казиле – Иске Абдул – Торнаташ», 0,0 – 5,2 км участогында «Чаллы – су алу – яңа Бистәсе» һәм «Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлларын ремонтлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International