Казаннан Мәскәүгә пассажирлар ташу гыйнварда 6,8% ка арткан

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Мәскәүгә ерак арага йөрүче поездлар белән пассажирлар ташу 2026 елның гыйнварында Горький тимер юлында уңай динамиканы саклап калды.

Казаннан Россия башкаласы юнәлешендә йөрүче составлардан беренче айда 59,8 мең кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,8% ка күбрәк. Татарстан башкаласын һәм Мәскәүне 17 состав бәйли.

Исегезгә төшерәбез, февраль һәм март бәйрәм көннәрендә Горький магистралендә ерак араларга йөрүче өстәмә 205/206 һәм 285/286 номерлы поездлар билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International