Казан - Аэропорт - Казан поездларының расписаниесе үзгәрә

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

20-25 февральдә техник сәбәпләр аркасында Казан – Аэропорт – Казан шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрәчәк.

- 6710 нчы Казан - Аэропорт поезды Казан станциясеннән 18.03 сәгатьтә (7 минутка иртәрәк) китә. Аэропортка 18.32 сәгатьтә килә;

– Аэропорт - Казан 6711 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 18.41 сәгатьтә (8 минутка иртәрәк) китә. Казанга 19.11 сәгатьтә килә;

- 6720 нче Казан - Аэропорт поезды Казан станциясеннән 18.40 сәгатьтә (1 минутка соңрак) китә. Аэропортка 19.10 да килә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International