«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты автомобиль юлы ремонтлана. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,4 км тәшкил итә.
Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Балалар тимер юлында тантаналы линейка узды, чарада Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм "Россия тимер юллары" ААҖ корпоратив флагы күтәрелде һәм шулай ук укуда иң алдынгы яшь тимер юлчыларны котлау булып узды. Тантанада Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары катнашты.
Бүген Казанның елга портында «Метеор-2020», «Михаил Девятаев» тизйөрешле пассажирлар судносын һәм А217-1 пассажирлар судносын «Татарстан Республикасы Флоты» компаниясенә тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Анисимов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның урам-юл челтәре объектларында булды. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр территорияләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы тәмамланды. Ике айлык барышында юл тирәләрен, ясалма корылмаларны, авиация тармагы предприятиеләре һәм "Россия тимер юллары" ААҖ территорияләрен җыештыру чаралары оештырылды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Алабуга муниципаль районының км 2,2 - км 2,9 һәм км 7,9 - км 8,7 юл аралыгында автомобиль юлын ремонтлау эшләре башланды. Юллар I һәм II техник категориягә туры килә. Ремонтлана торган участокларның озынлыгы 1,5 км дан артык тәшкил итә. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 28 млн сумнан артык акча бүленгән.
Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы бу көнне эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә торган чаралар турында искә алуны мөһим дип саный, алар Россиядә кече, урта һәм эре бизнес өчен уңайлы мохит булдыруга ярдәм итә.
Төркиянең Pegasus Airlines лоукостеры Казаннан Антальяга авиарейслар ачып җибәрә.186 кеше сыешлы Airbus A320 һава суднолары дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак.
Татарстан Республикасында трамвай хәрәкәтен үстерү мәсьәләсе буенча ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов киңәшмә үткәрде. Киңәшмә «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә «Алабуга-Политех» мәгариф үзәгендә узды. Чарада «Электротранспорт» ҖЧҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Вячеслав Мигунов, «КАМАЗ» ГАҖ аналитик хезмәте җитәкчесе Борис Морозов, «РЖД» ААҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «РариТЭК автомобиль заводы» ҖЧҖ, «БКМ» УКХ» ААҖ һәм «Газпром СПГ Технологии» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Shirak Avia авиакомпаниясе 26 июньнән Ереванга Бигеш аэропортыннан авиарейслар ача. Рейслар 131 кеше сыйдырышлы Boeing 737-500 һава судноларында башкарылачак.