Горький тимер юлында билетларны онлайн-сату өлеше гыйнвар-ноябрь айларында 2,4% ка арткан

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Горький тимер юлы ерак юлга баручы юл йөрү документларының гомуми санынан электрон билетлар сату өлеше үсешен теркәп бара.

Мәсәлән, 2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында Интернет аша 7,3 млн.билет сатылган, бу Горький тимер юл станцияләреннән ерак юлга баручы поездларга билетларның гомуми санының 79% тәшкил итә. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч гомуми санның 76,6% тәшкил итте.

Банк карталары ярдәмендә Горький тимер юлы вокзалларында һәм станцияләрендә түләү терминалы аша агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында 1 млн.нан артык юл йөрү документлары сатып алынган.

2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында банк карталары ярдәмендә түләнгән билетлар өлеше 49% тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5% ка югарырак.

Исегезгә төшерәбез, 10 декабрьдән Россия тимер юллары челтәрендә ел дәвамында эшләячәк поездлар хәрәкәтенең яңа графигы гамәлгә кертелде.

Горький тимер юлында 115 пар ерак юлга баручы пассажир поездлары хәрәкәте каралган. «Тиз» һәм «тиз йөрүче» категорияле поездлар саны 77 пар тәшкил итәчәк. Горький тимер юлында шәһәр яны поездларының гомуми хәрәкәт күләме 356 пар тәшкил итә.

Мәсәлән, Казан белән Мәскәү арасында 147/148 һәм 149/150 номерлы өстәмә поездлар билгеләнгән, шулай ук  339/340 номерлы Түбән Новгород – Новороссийск,  237/238 номерлы Түбән Новгород – Кисловодск,  375/376 номерлы  Казан – Имеретинский курорт, 684/683 номерлы Канаш – Чебоксары поездлары йөрү вакытлылыгы арттырылган. 13 декабрьдән Түбән Новгород һәм Минск арасында тимер юл элемтәсе яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International