ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында Азнакай - Тымытык - Күк-Тәкә автомобиль юлының км 3,3 км – км 4,0 һәм км 24,6 – км 25,5 аралыгы төзекләндерелә. 

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

30 май техник сәбәпләр аркасында 6003 номерлы Казан - Свияжск поезды расписаниесе бары бер көнгә үзгәрәчәк.


24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә «PRO//Движение. Идел буе: көнчыгышка юнәлү һәм йөкләрне масштаблы контейнеризацияләүгә күчү»» транспорт-логистика конференциясе узды. 


23
май, 2023 ел
сишәмбе

29 майдан авиапрограмманы киңәйтү кысаларында Татарстан Республикасыннан Nordwind авиакомпаниясе турыдан-туры Казан-Барнаул рейсы белән очышлар картасын тулыландыра. 

26 майдан пассажирларга уңайлы хезмәт күрсәтү өчен Казан - Йошкар-Ола регионара поездларның юлдагы вакыты 1 сәгатькә кыскартылды. Бу нәтиҗәгә инфраструктураны модернизацияләү ярдәмендә ирешелде.


19
май, 2023 ел
җомга

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - KazanForum Ислам дөньясы» форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» туристик проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. 


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Дело» компанияләр төркеме арасында килешү имзаланды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм "Дело" компанияләр төркеме өлкән вице-президенты Денис Илатовский кул куйды.

Бүген “Россия - Ислам дөньясы: KazanForum” форумы кысаларында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов "Төрекмәнстан һәм Россия Федерациясе арасында сәнәгать, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен инфраструктура шартлары" сессиясендә катнашты. Фикер алышу темасы Төньяк-Көньяк халыкара транспорт коридорын үстерү, сәнәгать һәм төзелеш материаллары өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштыру һәм үстерү, транзит потенциалны активлаштыру, шулай ук транспорт һәм логистика өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрнең алга бару адымнары булды.


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты партнеры Nordwind авиакомпаниясе Азиянең иң эре шәһәрләренең берсе булган Тегеранга авиарейслар ача.

24 майда «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә Идел буе федераль округы транспорт тармагының төп бизнес-вакыйгаларының берсе - «PRO//Движение. Идел буе» транспорт-логистика конференциясе булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International