2023 елның 10 декабрендә Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә Россия тимер юллары челтәрендә поездлар хәрәкәтенең яңа графигы гамәлгә кертелә, ул ел дәвамында гамәлдә булачак.
Горький тимер юлында 115 пар ерак юлга баручы пассажир поездлары йөрүе каралган, бу гамәлдәге хәрәкәт графигындагыдан 6га күбрәк. «Тиз» һәм «тиз йөрүче» категорияле поездлар саны 77 пар тәшкил итәчәк. Шулай ук ташучылар белән берлектә пассажир поездларының составын арттыру буенча да эш алып барыла.
Яңа график төбәк-ара маршрутларны үстерүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, «ФПК» АҖ Казан белән Мәскәү арасында 147/148 һәм 149/150 номерлы өстәмә поездлар билгеләде, шулай ук 339/340 номерлы Түбән Новгород – Новороссийск, 237/238 номерлы Түбән Новгород – Кисловодск, 375/376 номерлы Казан – Имеретинский курорт, 684/683 номерлы Канаш – Чебоксарлар поездлары йөрү вакытлылыгы арттырылды. Түбән Новгород һәм Минск арасында тимер юл элемтәсе яңартыла, поезд билгеле бер даталар буенча 13 декабрьдән йөриячәк.
Моннан тыш, Горький тимер юлы буенча яңа поездлар йөриячәк 10/9 номерлы Мәскәү – Владивосток, 217/218 номерлы Саратов – Мурманск, 211/212 номерлы Мәскәү – Төмән, 229/230 номерлы Пермь – Мәскәү, 255/256 номерлы Екатеринбург – Кисловодск, 265/266 номерлы Төмән – Кисловодск.
Горький магистралендә поездлар хәрәкәтен тизләтү буенча эш алып барыла. Аерым алганда, 378/377 номерлы Казан – Яңа Уренгой 4 сәгатькә диярлек тизләтелгән, 133/134 номерлы Санкт – Петербург – Казан 2,5 сәгатькә, 59/60 номерлы Түбән Новгород – Санкт-Петербург 1 сәгатькә, 133/134 номерлы Казан – Санкт – Петербург 55 минутка.
РФ субъектлары белән шәһәр яны поездларының маршрут челтәре килешкән. Горький тимер юлында шәһәр яны поездларының гомуми хәрәкәт күләме 356 пар тәшкил итә. Мәсәлән, «ВВППК» АҖ эш көннәрендә Түбән Новгородтан Дзержинск, Семенов һәм Балахнуга яңа шәһәр яны поездлары билгеләнгән. Чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә Канаш – Алатырь, җомга һәм шимбә көннәрендә Ижевск – Кузьма, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Кузьма – Ижевск шәһәр яны поездлары билгеләнгән.