27 июльдән Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге «Казан - Оренбург» - Балык Бистәсе автомобиль юлында авырлыгы 5 тоннадан артык һәм биеклеге 3 метрдан озын булган йөк транспорты өчен авыр йөк төягән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Чикләүләр Әшнәк елгасы аша күпернең авария хәлендә булуына бәйле. Зур йөк машиналары өчен хәрәкәт ремонт эшләре тәмамланганнан соң кабат ачылачак.
Чаллы шәһәрендә Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты автомобиль юлы ремонтланды. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында үткәрелде. Ремонтланган участокның озынлыгы 3,4 км тәшкил итә. Чараны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 230 млн сум акча бүлеп бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль автоном учреждениесе “Дәүләт экспертизасы баш идарәсе” (Главгосэкспертиза) башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы башлыгы Сергей Никулин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов катнашты.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарына караган Коләхмәтов урамында 1,1 чакрым озынлыктагы өлешендә төзекләндерү эшләре башкарылды.
Поездлар хәрәкәте булган юл кисешү урыннарында, тимер юлларда, тимер юл транспорты объектларында транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатларында иминлек кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында хәбәр итәбез.
Россия төбәкләрендә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча шәһәр агломерацияләренең 19 мең чакрымнан артык төбәк трассаларын һәм урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерәләр. Хәзер илебезнең субъектларында асфальт-бетон түшәүнең фактта бвшкарылган өлеше 35 % тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул Теләче районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов белән берлектә юл эшләре барган объектларны карады. Аерым алганда, Казан - Шәмәрдән юлын һәм Теләчегә керү юлын ремонтлау барышын тикшерде.
Шулай ук Министр «Татавтодор» АҖ Арча филиалында да булды.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында «Казан - Оренбург» - Мортаза - Кырым-Сарай автомобиль юлында Димескәй елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 87 метр тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла. Чараны гамәлгә ашыру өчен якынча 100 млн сум акча бүлеп бирелгән (Татарстан Республикасы бюджетыннан - 18 млн сумнан артык, Россия Федерациясе бюджетыннан - 80 млн сумнан артык финанс чаралар бирү каралган).
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 20 июльдән 13 августка кадәр 6751/6753 номерлы Казан - Ульяновск төбәкара шәһәрара поезды пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк.
Горький магистрале челтәрендәге 25 вокзалда яңа буын сак камералары эшли. Казан-1 һәм Казан-2 вокзаллары пассажирлары яңа хезмәт күрсәтүдән файдалана ала.