ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында төзелгән концессион килешүе кысаларында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында булган «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турындагы килешү нигезендә Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелә. Генераль подряд оешмалары булып «СМП-Нефтегаз» АҖ (1 этап) һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ (2,3 этап) тора.


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында М 7 «Волга» - Үсәли - Албай автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Төзәтү эшләре Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районындагы км 2,0 – км 3,3  һәм км 4,7 – км 5,4 юл участокларында барды. Юл IV техник категориягә туры килә. Ремонт ясалган участокның озынлыгы 2 чакрым тәшкил итә.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет "КОРРУПЦИЯГӘ каршы бергәләп" социаль коррупциягә каршы реклама Халыкара яшьләр конкурсын үткәрә. 


14
июль, 2023 ел
җомга

17 июльдән 28 июльгә кадәр кайбер шәһәрара поездларның расписаниесе үзгәрә. Бу Васильево-Юдино участогында ремонт эшләре бару белән бәйле. 

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында км  0,7 - км 3,3 км участогында Кудаш - Кама -Исмәгыйль автомобиль юлы ремонтлана. Участокның озынлыгы 2,6 чакрым тәшкил итә. Финанслау суммасы 51 млн сумнан артык, акчалар төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты

13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

17 июльдән техник сәбәпләр аркасында № 6749 шәһәрара поезды расписаниесе үзгәрәчәк.Уул дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Казан - Борындык маршруты буенча, Каратун станциясенә кадәр поездның гамәлдәге расписаниесе буенча хәрәкәт итәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Борындык станциясенә килү вакыты 17.35 сәг. (3 минутка иртәрәк булачак).


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында СММЛЦ объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. 

2023 елның 6 аенда Горький тимер юлында хәрәкәт итүче ике катлы поездларда 849 мең пассажир саны теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 процентка артыграк.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Әгерҗе шәһәрендә Крестьянская урамындагы күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 16 м дан артык.  Әлеге чарага Татарстан Республикасы бюджетыннан - 5 млн сум, Россия Федерациясе бюджетыннан - 21 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

 


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Габдулла Тукай исемендәге "Казан" аэропортының төп партнёры - Nordwind авиакомпаниясе очу программасын киңәйтүне дәвам итә. Җәйге навигациядә расписаниене Казан - Мурманск һәм Мурманск - Казан турыдан-туры даими рейсы белән тулыландырган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International