Татарстан Транспорт министрлыгы, FESCO һәм «Альянс» ИК Зөя логистика үзәге базасында контейнер терминалын үстерү турында килештеләр

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, FESCO транспорт Төркеме («FESCO»), шулай ук «Альянс» идарәче компаниясе «Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге» индустриаль паркында тыл контейнер терминалын бергәләп үстерү турында килештеләр (ЗТМЛҮ).

Тиешле өч яклы килешүгә Казанда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «ТГ-Терминал» генераль директоры (FESCO составына керә) Максим Страхов һәм «Альянс» ИК генераль директоры (аның идарәсе астында ЗТМЛҮ тора) Дамир Мадьяров кул куйдылар.

Документ заманча логистик терминалны эшләүдә һәм булдыруда озак вакытлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне булдыруга юнәлдерелгән. Ул Зөя станциясенә тимер юл буенча да, Идел буйлап елга транспорты белән дә, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры буенча перспективалы ташулар кысаларында китерелә торган контейнер йөкләрен туплау өчен төп хабларның берсе булырга тиеш. Моннан тыш, FESCO шулай ук ЗТМЛҮ елга терминалы инфраструктурасын кулланырга планлаштыра.

Беренче этапта яклар проектны алга таба гамәлгә ашыру өчен гамәли адымнарны һәм конкрет чараларны билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International