ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2023 ел
шимбә

Бүгенге көннән Агрыз автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла Удмуртия Республикасы чиге Татарстан Республикасы Агрыз муниципаль районында 1 нче (км 0,0 - км 3,4) һәм 2 нче (км 0,0 - км 1,6) участокларында.


4
август, 2023 ел
җомга

Бүген «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә 03830 «Метеор - 2020» проектының су асты канатларында тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү һәм «Татарстан Республикасы флоты» АҖ тапшыру тантанасы булды. Суднога Совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә исем бирелә.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында Каменка – Дөбъязы – Олы Әтнә автомобиль юлына 41,5 – км 42,3 км участогында ремонт ясала. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 0,8 км тәшкил итә, юл IV техник категориягә туры киләчәк.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә «Такси» XI Халыкара Евразия форумы ачылды. Чарада ЕАЭС киңлегеннән хакимият, бизнес вәкилләре һәм әйдәп баручы экспертлар катнаша. Форум мәйданчыгында илнең 65 төбәгеннән һәм дус илләрдән барлыгы 1000нән артык катнашучы көтелә. Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнаша.


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районы Хәсән Туфан урамында ремонт тәмамланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 700 метрдан артык тәшкил итте.башкарылган эшләрнең бәясе - Татарстан Республикасы бюджетыннан 52 млн сум тирәсе.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Казан шәһәренең җәмәгать транспортында кондиционер системасын урнаштыру мәсьәләсе буенча гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре каралды.

5 августтан пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Татарстан Республикасында Кама аръягы зонасының шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрәчәк.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыруның төп күрсәткечләренең берсе-региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының норматив таләпләргә туры килгән өлешен аларның гомуми озынлыгы 50 процентка кадәр арттыру.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның гыйнвар-июнендә Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе чикләрендә 4 юл-транспорт һәлакәте булган (2022 ел белән бер дәрәҗәдә). Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы.


28
июль, 2023 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез, “Федераль юл агентлыгының “ИНФОРМАВТОДОР” автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге” (“ИНФОРМАВТОДОР” ФДБУ) “Юл тармагын үстерү темаларын иң яхшы яктыртучы” журналистлар өчен еллык бөтенроссия конкурсын, Россиядә социаль медиа һәм блогосферада юл инфраструктурасын үстерү темаларын иң яхшы яктырту конкурсын уздыру турында игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International