Магистраль башлыгы Сергей Дорофеевский җитәкчелегендәге Горький тимер юлы делегациясе «2023 елда ТР юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында»Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясенең еллык киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексында оештырылды.
Коллегия барышында Сергей Дорофеевский Горький тимер юлының субъект чикләрендәге эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләде.
«2023 елда пассажирлар ташу күләме ерак юлга йөрүдә 15% ка һәм шәһәр яны хәрәкәтендә 9% ка артты. Ай саен 30 меңнән артык пассажир Казан – Түбән Новгород электропоезды белән файдалана. Пассажирларыбызның уңайлылыгы өчен без юл вакытын 5 сәгать 59 минутка кадәр кыскарттык. Бу эш миллионлы шәһәрләр пассажирларының мобильлеген шактый арттырды»,- дип ассызыклады төбәктә тимер юл транспортының популярлыгын Сергей Дорофеевский.
Узган ел пассажир инфраструктурасы яңартылды. Казан-2 вокзалында фасад һәм видеокүзәтү системасы яңартылды, аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен көтү залы ачылды. Арча, Зөя һәм Шәмәрдән станцияләрендә вокзаллар һәм платформалар, җәяүлеләр күперләре инфраструктурасы яңартылды.
Киләчәктә ике тукталыш пункты төзеләчәк: Дәүләт архивы һәм Тихорецкая. Яшел Дол вокзал комплексын реконструкцияләү планлаштырыла.
2023 елда Татарстан Республикасы бюджетына Горький тимер юлы 2 млрд сум салым һәм җыем күчерде. Россия тимер юллары предприятиеләре заманча технологияләр кертү һәм техниканы яңарту ярдәмендә атмосферага пычрак матдәләр чыгаруны 25% ка киметкән.