Горький тимер юлы йөк поездларының авырлыгын һәм озынлыгын арттыру хисабына йөкләр ташуның нәтиҗәлелеген арттыра.
Мәсәлән, 2023 елда Горький магистрале станцияләрендә 2,6 меңгә якын тоташтырылган йөк поезды формалаштырылган. Мондый составларның иң күбе Балезино, Лянгасово, зюрзя, Агрыз һәм Юдино станцияләреннән җибәрелгән.
«Тоташтырылган поездларны йөртү технологиясен куллану, магистраль юнәлешләренең үткәрү сәләтен максималь файдаланып, азрак вакыт эчендә күбрәк поездларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Технология ике поездны тоташтыруга нигезләнә. Берләшкән поезд хәрәкәте белән состав башында һәм уртасында урнашкан ике синхрон эшләүче электровоз идарә итә», - дип ассызыклады Горький тимер юлы ААҖ филиалы начальнигы Сергей Дорофеевский.
Берләштерелгән поездлар үз эченә 100дән 142гә кадәр вагонны ала (чагыштыру өчен гадәти йөк поездында уртача 70кә якын вагон). Составының гомуми авырлыгы 10 мең тоннадан артык.
Моннан тыш, 2023 елда Горький тимер юлында 12 меңгә якын югары массалы поезд үткәрелгән (6,3 мең тоннадан артык).
Белешмә:
Горький тимер юлы ААҖ филиалы «РЖД» Россия Федерациясенең 15 субъекты территориясе буенча уза, алар арасында 8 өлкә (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Вологда, Рязань, Ульяновск), 6 республика (Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Марий Эл, Башкортостан) һәм Пермь крае.
Горький магистралендә 366 станция эшли, шуларның 230ы йөк операцияләре алып бара. Иң эре сортлау станцияләре арасында Түбән Новгород, Сортировочный, Лянгасово, Юдино, Агрыз.