Татарстанда 2026 елның гыйнварыннан 6100 җиңел такси йөртүче теркәлгән. Аларның 5554 е-үзмәшгульләр, 504 е – шәхси эшмәкәрләр, 42 се – юридик затлар.
Республиканың заказ хезмәтләре (агрегаторлары) реестрында 32 җиңел таксига заказ бирү хезмәте исәпләнә, шуларның 26сы - юридик затлар, 6сы – шәхси эшмәкәрләр.
Исегезгә төшерәбез, базарны федераль законнар белән җайга салу өчен үзара бәйле, әмма бәйсез өч реестр кертелде: җиңел таксилар реестры, ташучылар реестры һәм заказ хезмәтләре реестры.
Закон кабул ителү такси тармагының тиз арада «соры» зонадан чыгуына китерде: әйтик, 2019 елда Татарстанда барлыгы 6589 машинага рөхсәт бирелгән булса, бүгенге көндә такси эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәте булган автомобильләр саны 24 меңнән артык тәшкил итә (тупланма нәтиҗә белән). Әлеге чорда үсеш 271,2% тәшкил итте.