«Казан – Архангельск» маршруты буенча туры рейслар җибәрелде

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

1 июньдә «Казан» Халыкара аэропорты Архангельскидан беренче рейс самолетын каршы алды.

Җәйге сезонда Nordwind ташучысы «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге расписание буенча 110 пассажир урыны булган Эмбраер 190 һава судноларында очышлар башкарачак:

- N4 - 738 рейсы: Архангельскидан 05:05 сәгатьтә очып китә, 07:05 сәгатьтә килеп җитә, Юл вакыты — 2 сәгать;

- N4 - 737 рейсы: Казаннан 00:55 сәгатьтә очып китә, 03:05 сәгатьтә килеп җитә, Юл вакыты - 2 сәгать 10 минут.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International