Министрлык хезмәткәрләре Чистайда экскурсиядә булдылар

2026 елның 30 мае, шимбә

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы хезмәткәрләре Илдус Мостюков хөрмәтенә аталган яңа метеорда йөзделәр һәм Чистай шәһәрендә экскурсиядә булдылар.

Алар сәүдәгәр Чукашев утарында, «Хәзинә» скверында, Кама яр буенда һәм башка истәлекле урыннарда булдылар. 

Әйтергә кирәк, бүген Казаннан Кама Тамагына беренче су буйлап даими рейс китте. Хәзер Казаннан Болгарга һәм Тәтешкә баручы суднолар Кама Тамагында тукталачак. Элегрәк бу юнәлеш буенча даими пассажирлар хәрәкәте 15 елга якын булмаган.

Кама Тамагы - Татарстанның иң матур почмакларының берсе, дип сөйләде Министрлыкның транспорт идарәсе башлыгы Мария Захватова: «бу Идел һәм Кама сулары тоташкан урын. Бүген озак вакыттан соң беренче тапкыр су буйлап беренче рейс булды. Мин ышанам, бу яңа якты мизгелләргә старт бирәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International