Татарстанда Аксубай районында юл ремонтланган

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,2 км тәшкил иткән.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А32НТ һәм А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 8 700 кв.м мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастика асфальт-бетон катнашмасыннан өслекнең өске катламын урнаштыру, вак таш-ком катнашмасы салу, юл тамгалары сызу эшләре башкарылган. 

Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International