Татарстанда илкүләм проект буенча Балтач районында автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде

2026 елның 2 июне, сишәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 8,5 – 9,7 км участогында Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,2 км тәшкил итә.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 8400 кв.м артык мәйданда А16Вн асфальт-бетон катнашмасыннан өслекнең өске катламын салу, 3200 кв. м тирәсе мәйданда юл кырыйларын М-400 вак таш белән ныгыту эшләре башкарылган. Участокның бөтен буена горизонталь юл билгеләре ясалган.

Эшләрне «МДСУ-1» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International