ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
“Татнефть” ААҖ “Лидер конкуретных закупок – 2013” премиясенең җиңүчесе булды. Компаниягә диплом һәм “Лучшая система работы с поставщиками” номинациясендә истәлекле билге тапшырылды.
Мәскәүдә “Россия юллары-2013” Россия конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләүнең 9 нчы тантаналы церемониясе булып узды.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда октябрь башыннан алып 92 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Аларда 14 кеше һәлак булган һәм 98 зыян күргән.
Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәге тимер юл транспортының 60 артык хезмәткәре һәм ветераны Түгәрәк алан (Круглое поле) станциясендәге тимерьюлчылар паркында алллея утыртуда катнаштылар. Барлыгы 120 үсенте утыртылды. Миләш, юкә, алмагач һәм каен агачлары паркның яңа аллеясын ямьләндереп торачак. Ул Куйбышев магистраленең тимерьюл предприятиеләренә беркетеләчәк.  

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
8-10 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә унөченче тапкыр “ДорТрансЭкспо” махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. Юл һәм транспорт темасына багышланган әлеге традицион күргәзмә Идел буе төбәгендәге иң масштаблы күргәзмәләрнең берсе санала.

20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр гаризалар кабул ителде һәм рөхсәт язулары бирелде.
«Казан» халыкара аэропортында 2013 нче елның 8 ае эчендә хезмәт күрсәткән пассажирлар саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,5% үсте һәм 1 208 205 пассажир тәшкил итте.
Татарстанда 19 сентябрьдә 21 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Аларда 1 кеше һәлак булган һәм 27 зыян күргән.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
ТР Тәтеш муниципаль районында төзекләндерү эшләреннән соң “Казан – Ульяновск – Олы Тархан” автомобиль юлы эксплуатациягә тапшырылды.

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
“РТЮ” ААҖ инфраструктура объектларында 16 нчы сентябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр “Синең куркынычсызлыгың юлы” айлыгы үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International