Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе 8,5 миллионнан артык пассажир йөрткән

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе Горький тимер юлына кергән РФ 9 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында шәһәр яны поездларында пассажирлар йөртә. 2013 нче елның сигез ае нәтиҗәләре буенча “Содружество” компаниясе 8 595 672 пассажир йөрткән, шул исәптән 438 378 – төбәк ташламаларга ия булучылар һәм 641 887 студентлар һәм мәктәп укучылары.  
      “Содружество” ААҖ инновацион технологияләр кертү буенча зур эш алып бара, ул пассажирларны югары дәрәҗәдәге уңайлык белән йөртүгә юнәлдерелгән. Республиканың күп кенә халкы хәзер тимер юл транспортында йөрүне кулай күрә. Шулай итеп, махсус Универсиадага “Транспорт картасы” ААҖ партнерлары белән бергәләп шәһәр пассажирлар транспорты һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен бердәм транспорт картасы чыгарылды. Шулай ук компания юл документы урынына кесә телефонына кертелгән NFC-модуль белән файдалана алу мөмкинлеген планлаштыра. Пассажирларда үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалына кесә телефонын куеп юл документларына түләү һәм аларны алу мөмкинлеге булачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International