Горький тимер юлының Казан төбәге кышкы эшләргә беренче тапкыр керешүче хезмәткәрләрне кышкы шартларда эшләүгә хәзерли

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
 
          Ел саен төбәк предприятиеләре кышкы эшләргә беренче тапкыр керешүче хезмәткәрләр өченпоезлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча махсус укыту оештыралар.
          Укыту 40 сәгатьле программа буенча уза. Һәр хезмәткәр тәҗрибәле остазга беркетелгән. Укулар нәтиҗәсе буенча тимерьюлчылар имтихан тапшыралар.   
          2013 нче елда яңадан укытылучылар арасында – 369 эшче, 40 белгеч һәм 22 җитәкче.
          Беренче тапкыр кышкы эшләргә керешүчеләр арасында иң күбе юл монтерлары (140 кеше), машинист ярдәмчесе (52 кеше) һәм машинистлар (28 кеше). Шулай ук кышкы эшләргә махсус хәзерлекне юл бригадирлары, вагоннарны тикшерүчеләр, хәрәкәттәге составны төзекләндерү буенча слесарьлар да узды.
          Һөнәри осталыкка ия булудан һәм куркынычсызлык техникасын белүдән тыш Казан төбәге хезмәткәрләре түбән температурада һәм күрү мөмкинлеге начар булган шартларда беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиешләр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International