Казан Россия үзәген аның көньягындагы төбәкләре белән тоташтыра торган юл челтәренең төп юнәлешләре чатында урнашкан, моннан тыш, эчке су юллары үсешенә игътибарны юнәлтәбез, һәм Казанның безнең үзәк транспорт артериясе – Идел ярында булуы “Төньяк – Көньяк” коридорына бик уңышлы, дип белдерде РФ транспорт министры Максим Соколов.
Элек Татарстан һәм аның башкаласы Казан территориясендә транспорт-юл инфраструктурасы буенча эшләнгән эшләргә өстәп, Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл төзелеше тәмамлангач, пассажир ташуда ул гаять әһәмиятле транзит магистраль булачак, Татарстан аша уза торган “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры - товар ташуда, димәк, яңа коридор ясау да Татарстаннан башка булмый, диде федераль министр М.Соколов.
Бу җөмләдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ләкин алга таба Татарстан һәм тулаем Россиянең үсеше транспорт инфраструктурасы мөмкинлекләреннән, әзерлеге ни дәрәҗәдә булуыннан торачак, шуңа күрә бу форумның әһәмияте бик зур, дигән фикер белдерде. ”Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры, Россиянең һәм башка илләрнең стратегик мәсьәләләрен хәл итүдән кала, М-5 һәм М-7 федераль трассаларын тоташтыруда республика өчен дә мөһим бурыч үти, дип билгеләп үтте ул.
Р.Миңнеханов сүзләренчә, без эшләгән һәрнәрсә РФ Хөкүмәте кабул иткән концепция кысаларында башкарыла, транспорт коридоры, мультимодаль логистик үзәк, аэропорт комплексы үсеше – болар барысы да Татарстан катнашкан эре федераль программалар кысаларында. Ил исә бездән нәтиҗә көтә. 2016 елга тулаем төбәк продуктын 2 трлн сумга җиткерү – безнең бурыч, ә Кама сәнәгать кластеры – ул 2020 елда 2 трлн сум, дигән сүз, әмма моның өчен яхшы итеп эшлисе бар. Хәзер үк тә республикада җитетерелгән продукциянең 50 проценты экспортка китә. Безнең җиңүләр нигезе – транспорт белән барып булу мөмкинлеге һәм инфраструктуралар, аннары эшче көчләр, чимал белән тәэмин ителеш һәм башкалар турында сүз кузгатырбыз, диде ТР Президенты.