ГТЮ Казан төбәге әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча акция нәтиҗәләрен чыгара

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
          Тимер юл челтәрендә табигатьне саклау эшчәнлегенә зур игътибар бирелә, агымдагы елда ул “РТЮ” ААҖ президенты игълан иткән “Әйләнә-тирә мохитне саклау елы” химаясендә уздырыла. Экологик җаваплылык дәрәҗәсен, табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне, компания эшчеләрендә экологик культураны формалаштыруны арттыру буенча “РТЮ” ААҖ Экологик стратегия положениесен тормышка ашыру кысаларында РТЮның барлык структура бүлекләрендә һәр айның соңгы җомгасындаәйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча акция үткәрү каралган.
          ГТЮ Казан төбәгендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өчен август ае буенча һәр пәнҗешәмбе көнне сәгать 13.00 дән 15.00 кадәр техника, офис һәм көнкүреш җиһазлары эше туктатылып тора, кабинетларда вакытлыча артык яктылык чыганаклары сүндерелә.
          Мөмкинлеге булган предприятиеләрдә, төбәк эшчеләре территоряне һәм тимер юлларны чүптән арындырырга чыктылар. Акция кысаларында җыештырылган территорияләрнең уртак мәйданы 776351 кв.м тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International