“Татнефть” – көндәш сатып алулар лидерлары арасында

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
          “Татнефть” ААҖ “Лидер конкуретных закупок – 2013” премиясенең җиңүчесе булды. Компаниягә диплом һәм “Лучшая система работы с поставщиками” номинациясендә истәлекле билге тапшырылды.

          “Лидер конкуретных закупок – 2013” һөнәри конкурста Россиянең алдынгы предприятеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Премияне алу өчен 70 эш тәкъдим ителде. Номинантлар санына "Газпром нефть" ААҖ, "Магнитогорский металлургический комбинат" ААҖ, "Мобильные ТелеСистемы" ААҖ, "МТС-Банк" ААҖ, "ОмскВодоканал" ААҖ, "Россети" ААҖ , ПАО КБ "ПРИВАТБАНК", "ФСК ЕЭС" ААҖ, АНК "Башнефть" ААҖ һәм башкалар керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International