Агымдагы елның гыйнвар-август айларында халыкара пассажирлар агымы 619 072 кеше тәшкил иттте, бу 2012 нче елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 37,3% артыграк. Иң зур үсеш Шарджа, Шарм-Эль-Шейх, Бангкок, Гоа, Салоники, Киев, Симферополь, Алматы юнәлешендә билгеләнгән.
Казан аэропортында эчке һава юнәлешендәге пассажирлар агымы 2013 нче елның гыйнвар-август айларында 589 133 пассажир тәшкил итә, бу 2012 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,7% артыграк. Иң зур үсеш Санкт-Петербург, Уфа-Сургут, Түбән Новгород, Сочи, Самара, Минеральные Воды юнәлешендә теркәлгән.
Самолетларның очу саны 25,7% арткан. 2012 нче елның 8 аена 6654 булса, агымдагы елның отчет чорында 8367 тәшкил итә.
2013 нче елның августында «Казан» халыкара аэропорты 214 341 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу үткән елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 29,9% артыграк. Халыкара һава линияләрендә пассажирларны йөртү 30,3% үсте – 119 058 кешегә кадәр, эчке юнәлешләрдә – 29,5%, 95 283 кешегә кадәр.