Иртәгә “ДорТрансЭкспо” махсуслаштырылган күргәзмә эшен башлап җибәрә

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
8-10 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә унөченче тапкыр “ДорТрансЭкспо” махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. Юл һәм транспорт темасына багышланган әлеге традицион күргәзмә Идел буе төбәгендәге иң масштаблы күргәзмәләрнең берсе санала.
Биредә ел саен юл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсенә кагылышлы фәнни-техник казанышлар демонстрацияләнә, юл комплексының үсеш перспективалары хакында фикер алышына. Быелгы күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 90 нан артык предприятие катнашырга теләк белдергән. Алар арасында “Азия Эм-Эйч” (Мәскәү), “БАУМАШИНЕН” ҖЧҖ (Ульяновск), “Гидроремсервис” сәүдә йорты (Уфа), “КАМА” сәүдә йорты (Түбән Кама) һ.б. күрергә мөмкин булачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, компанияләр экспозициясендә юл төзелеше техникасының, юлларны ремонтлау өчен җиһазларның, махсус техниканың, запас частьләрнең киң спектры, юл хуҗалыгы һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендәге инновацион эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Быел Татарстан “Газпром” ААҖ булышлыгында 2023 елга кадәр газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасын кабул итте. Аны гамәлгә ашыру барышында республикада җәмәгать транспортының 50 процентын, коммуналь һәм төзелеш техникасының 30 ар процентын газ ягулыгына күчерү ниятләнә. Быелгы “ДорТрансЭкспо”да “КАМАЗ” ААҖ рәсми дилеры булган “РариТЭК” компаниясе газ ягулыгында эшләүче автлмобиль техникасы экспозициясен тәкъдим итәчәк.
Ә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы “Казан ярминкәсе”нең 1 нче павильонында юл һәм транспорт хуҗалыгы өлкәсенә караган перспективалы проектлар һәм казанышлар турында сөйләүче стенд тәкъдим итәргә җыена. Күргәзмәдә шулай ук республиканың предприятие-оешмалары, югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтларының күмәк экспозициясе белән танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәнең рәсми программасында үзәк урынны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “Безне берләштерүче юллар” дигән темага киңәйтелгән коллегия утырышы алып торачак.
“ДорТрансЭкспо” кысаларында икенче ел рәттән тармак хезмәткәрләре өчен “Юл хезмәткәре сәгате” (“Час дорожника”), “Транспортчы сәгате” (“Час транспортника”) дигән бизнес очрашулар оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International