Чистай районында Казан-Оренбург автомобиль юлының 112 нче километрында «Хонда Кросстур» автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлек сайламаган, һәм җәяүлене бәргән. Хатын-кыз юлны тиеш булмаган урында чыга торган булган. Алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук һәлак булган.
Татарстан территориясендә 19 нче сентябрьдә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү сәбәпле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 46 очрагы ачыкланган. Шулай ук 80 факт - каршы як юлга чыгу, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү, 466 факт - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.