Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә “Синең куркынычсызлыгың юлы” акциясе старт алды

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
“РТЮ” ААҖ инфраструктура объектларында 16 нчы сентябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр “Синең куркынычсызлыгың юлы” айлыгы үткәрә.
2013 нче ел башыннан Куйбышев тимер юлының тимер юл инфраструктурасы объектларында 138 кеше үз игътибарсызлыкларының корбаннары булган, аларның 4-се балалар, 103 кеше һәлак булган. Үткән елның шул ук чорында 147 кеше зыян күргән, аларның 12-се балалар, 104 кеше һәлак булган. Магистраль хезмәткәрләренең профилактик эшләр алып барулары гражданнарның травма алу очраклары санын киметте.
Ай буе тимерьюлчылар шәһәр яны һәм ерак арага йөрүче поездларда магистраль объектларында куркынычсызлык турында белешмәләр таратып чыгачаклар. Идел-Кама төбәге вокзаллары һәм станцияләрендә поезлар хәрәкәте зонасында гражданнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында аудио-хәбәрләр трансляциясе ешаячак.
Зур игътибар балалар травмасын булдырмауга юнәлдерелгән. Тимер юл янында урнашкан мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре үткәреләчәк.
Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәге тимерьюлчылары тимер юл транспорты объектларында гражданнарның травма алу очракларын киметү өстендә эшләр алып баралар: җәяүлеләр түшәмәсен, тимер юл аркылы чыгу урыннарын һәм пассажирлар платформаларын төзекләндереп торалар, станцияләр яктыртылуын яхшырталар һәм күп кенә башка эшләр башкарыла.         
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International