ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Республика юлларында үткән тәүлектә 40 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 85 очрагы - каршы як юлга чыгу, 46 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 418 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.
11 нче ноябрьдән 31 нче декабрьгә кадәр суүткәргеч трубаларны төзекләндерү эшләре бару сәбәпле “Яр Чаллы-Сарман” автомобиль юлының 10 нчы чакрымыннан 10,1 чакрымына кадәр участогында юлның бер полосасы вакытлыча ябылачак.
10 нчы ноябрьдә өч юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Горький тимер юлы полигонында мондый акцияләр Казан, Киров, Ижевск, Владимир, Йошкар-Ола, Чебоксар вокзалларында уздырылачак.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Тимер юл вокзаллары дирекциясе белән берлектә Татарстанда транспорт-күчеп утыру узеллары челтәрен алга таба үстерү концепциясен әзерләгән. “Барлык төр пассажир транспортын берләштергән әлеге проектны гамәлгә ашыру халыкның транспорт белән тәэмин ителешен яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк”, - ди министр Ленар Сафин. Ул бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелеге катнашында узган киңәйтелгән киңәшмәдә сөйләде. Министрның чыгышы Татарстан территориясендә тимер юл тармагын үстерү перспективаларына багышланган иде.

1
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
«Татарстан» авиакомпаниясе Идел буенда авиаочулар челтәре үсешен дәвам итә.
 

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Киңәшмәдә департаментлар һәм филиаллар, бина һәм корылмаларны эксплуатацияләү буенча дирекцияләр, тимер юл гражданлык корылмалары дистанцияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, “ОЦВ” ЯАҖ һәм “ОЦРВ” ҖЧҖ вәкилләре катнаша.

30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International