Татарстан территориясендә тимер юл тармагын үстерү перспективалары турында фикер алышынды

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Тимер юл вокзаллары дирекциясе белән берлектә Татарстанда транспорт-күчеп утыру узеллары челтәрен алга таба үстерү концепциясен әзерләгән. “Барлык төр пассажир транспортын берләштергән әлеге проектны гамәлгә ашыру халыкның транспорт белән тәэмин ителешен яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк”, - ди министр Ленар Сафин. Ул бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелеге катнашында узган киңәйтелгән киңәшмәдә сөйләде. Министрның чыгышы Татарстан территориясендә тимер юл тармагын үстерү перспективаларына багышланган иде.
      Ленар Сафин хәбәр итүенчә әлеге концепция нигезендә якын елларда республикада (башлыча Казанда) берничә транспорт-күчеп утыру узелы төзеләчәк. Узган ел Казанда шундый масштаблы тәүге узел – “Казан -2” сафка баскан иде. Ул хәзер транзит, шәһәр яны поездларын кабул итеп, озатып җибәрү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, бу узел “Төньяк вокзал” метро станциясе белән дә бәйләнгән. Перспективада ул Мәскәү –Түбән Новгород-Казан юнәлешендәге югары тизлекле магистраль буенча хәрәкәт итүче поездларга да хезмәт күрсәтәчәк.
      Транспорт министры белдерүенчә, якын елларда Казанның Аграрная урамы тирәсендә (элеккеге Үзәк Ипподром районында), шулай ук Компрессорлар заводы тукталыш платформасы районында, моннан тыш “СМАРТ Сити” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лаеш районы территориясендә транспорт-күчеп утыру узеллары төзеләчәк. Казан мэриясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә бүгенге көндә проектлау өчен кирәкле булган мәгълуматлар тупланган, төзелеш өчен кирәкле җир участоклары тәгаенләнгән, әлеге узелларда фаразланган пассажирлар агымы буенча исәп-хисап ясалган.
      “Халыкара, шәһәр яны, шәһәр эчендәге
, һ.б. транспортны бәйләүче транспорт-күчеп утыру узеллары челтәре проектын гамәлгә ашыру халыкны транспорт белән тәэмин итүне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, ул эшлекле активлыкны арттыру ноктасы буларак та хезмәт итәчәк”, - ди министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International