Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 25 маршрут буенча пассажирлар ташуга конкурс игълан ителде

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
      Конкурста муниципалитетлар арасында йөрүче түбәндәге 25 маршрут уйнатылачак:
«Чирмешән (Апас районы) – Казан» № 567; «Н.Ура – Казан –Ташкичу аркылы – О.Әтнә» № 533; «Арча – Казан – Арча» № 546; «Пшенгер – Казан» № 542; «Нов. Кинерь - О.Әтнә - Казан» № 535; « О.Әтнә – Казан» № 531; «Кулли Кими – Казан – Кулли Кими» № 534; «Балтач – Пшенгер» № 721; «Нуринер – Казан» № 544; «Кайбыч – Казан» № 571; «Б.Тябердино – Казан» № 572; «Хозесаново – Казан» № 573; «Казан – Молькеево» № 517; «Минзәлә – Казан – Минзәлә» № 671; «Мөслим – Яр Чаллы» № 672; «Б.Сабасы – Яр.Чаллы – Б.Сабасы» № 581; «Җәлил – Яр Чаллы» № 705; «Болгар – Казан – Болгар» № 611; «Казан – Куралово» № 500; «Яр Чаллы – Аксубай – Яр Чаллы» № 626; «Апас – Казан – Апас» № 564; «Казан – Апас – Казан» № 503; «Арча – О.Әтнә – Казан» № 530; «Казан – О.Әтнә – Казан (Дөбъяз аркылы)» № 526; «Казан – О.Әтнә – Казан (Коморгузя аркылы)»
№ 527.
 
       Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2013 нче елның 28 ноябрендә сәгать 12.00 кадәр кабул ителәчәк.
       Конкурста җиңүчеләр белән биш елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  
       Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ru “Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс” бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-13 телефоннары аша белергә була.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International