11-15 ноябрьдә Казан вокзалларында “Иҗтимагый кабул итү-2013” эшләячәк

2013 елның 8 ноябре, җомга
      Горький тимер юлы полигонында мондый акцияләр Казан, Киров, Ижевск, Владимир, Йошкар-Ола, Чебоксар вокзалларында уздырылачак.
      “Содружество” ААҖ һәм “Идел-Вятка шәһәр яны компаниясе” хезмәткәрләре махсус җиһазландырылган кабул итү пунктларында барлык теләүчеләргә шәһәр яны пассажир поездлары хәрәкәте ешлыгын һәм әлеге транспорт төрендә пассажирлар өчен бәяне саклап калу өчен мөрәҗәгать хатында кул куярга тәкъдим итәләр.
      Чараның максаты – шәһәр яны пассажир комплексы проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.  
      “РТЮ” холдингының 2013 елда шәһәр яны поездларында пассажирлар йөртүдән генә 22 млдр сумнан артык зыян күрүе ихтимал.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International