Муниципалитетлар арасында йөрүче 8 маршрут буенча пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
         Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.
Конкурска түбәндәге маршрутлар куелган иде: № 619 «Чистай-Яр Чаллы-Чистай»; № 615 «Чистай-Алабуга-Чистай», № 127 «Чистай-Чув.Чубоксарка-Чистай»; № 616 «Чистай-Казан-Чистай»; № 614 «Чистай-Әлмәт-Чистай»; № 618 «Чистай-Аксубай-Чистай»; № 617 «Чистай-Түбән Кама-Чистай» и № 128 «Чистай-Биләр».
          Конкурста катнашуга 3 заявка бирелгән иде. Заявкалар белән конвертларны ачканда конкурс комиссиясе әгъзаларыннан тыш ташучыларның вәкилләре дә бар иде.
          Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International