Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 22 маршрут буенча пассажирлар ташуга чираттагы конкурс игълан ителде

2013 елның 1 ноябре, җомга
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
Конкурста муниципалитетлар арасында йөрүче түбәндәге 22 маршрут уйнатылачак:
«Казан – Пиголи» № 118; «Казан – Сингели» № 528; «Казан – Атабай» № 509; «Тетеево – Казан» № 559; «Мамадыш – Яр Чаллы – Мамадыш» № 599; «Алабуга – Мамадыш – Алабуга» № 587; «Минзәлә – Казан – Минзәлә» № 651; «Казан – Минзәлә – Казан» № 518; « Минзәлә - Алабуга - Минзәлә ( Тат. Чаллысы аша)» № 135; « Минзәлә - Алабуга - Минзәлә (Тихоново аша)» № 134; «Түбән Кама – Лениногорск – Түбән Кама » № 670; «Лениногорск – Түбән Кама – Лениногорск» № 707; «Норлат – Яр Чаллы – Норлат» № 607; «Балык Бистәсе – Яр Чаллы – Балык Бистәсе» № 596; «Б.Сабасы – Казан – Б.Сабасы» № 579; «Уруссу – Яр Чаллы – Уруссу» № 717; «Уруссу – Казан – Уруссу (Чистай аша)» № 718; «Аксубай – Түбән Кама – Аксубай» № 621; «Түбән Кама – Аксубай – Түбән Кама» № 653; «Аксубай – Казан – Аксубай» № 622; «Казан – Аксубай – Казан» № 505.
       Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2013 нче елның 2 декабрендә сәгать 12.00 кадәр кабул ителәчәк.
       Конкурста җиңүчеләр белән биш елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  
       Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ru “Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс” бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-13 телефоннары аша белергә була.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International