ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Үткән тәүлектәТатарстан Республикасы территориясендә 46 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 84 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 848 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 315 автобус чыккан.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
«Казан» халыкара аэропорты 3 июльдә Мәскәү үзәк ипподромы территоррисендә уздырылган “АвиаПорт” Авиация пресс-клубының 16 нчы очрашуында катнашты.
Министрлыкның кадрлар резервы түбәндәге вазифалар буенча формалашты: Стратегик үстерү идарәсенең тармак аудиты һәм тариф cәясәте бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе, Стратегик үстерү идарәсенең бюджетны планлаштыру бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе, Стратегик үстерү идарәсенең инновацияне үстерү һәм дәүләт заказы бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе.

2014 елга юл эшләре программасы буенча Саба муниципаль районында “Казан-Шәмәрдән” автомобиль юлының Сатыш - Байлар Сабасы участогында ремонт эшләре төгәлләнә.

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 26 халыкара рейслар. 3298 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2387 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 34 рейс башкарган.

6
июль, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 320 автобус чыккан.

5
июль, 2014 ел
шимбә
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 21 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

4
июль, 2014 ел
җомга
4 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ел саен уздырыла торган традицион нефть компанияләре җитәкчелеге саммиты булып үтте.
ТР Кукмара муниципаль районының “Сәрдекбаш-Лельвиж-Чура авылы” автомобиль юлында искергән өске юл катламы алыштырылган. 1,5 чакрым озынлыктагы участокта чокырлар ямалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International