ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертү буенча комиссия утырышы булып узды

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
      Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертү буенча бәйге комиссиясе утырышы булып узды.
      Министрлыкның кадрлар резервы түбәндәге вазифалар буенча формалашты: Стратегик үстерү идарәсенең тармак аудиты һәм тариф cәясәте бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе, Стратегик үстерү идарәсенең бюджетны планлаштыру бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе, Стратегик үстерү идарәсенең инновацияне үстерү һәм дәүләт заказы бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе.
      Тест һәм әңгәмә нәтиҗәләре буенча Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына Илнур Нурмөхәмәтов, Алмаз Абдрахманов, Ирина Архипова керделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International