"Казан-Шәмәрдән” автомобиль юлының Сатыш - Байлар Сабасы участогында ремонт эшләре төгәлләнә

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
      2014 елга юл эшләре программасы буенча Саба муниципаль районында “Казан-Шәмәрдән” автомобиль юлының Сатыш - Байлар Сабасы участогында ремонт эшләре төгәлләнә. 8 км озынлыктагы әлеге участок 3 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән IV техник категория нормативы буенча проектлаштырылган.
      Саба районында автомобиль юлларының искергән өске катламын норматив хәлгә китерү буенча эшләр төгәлләнде. Чокырларны ямау дәвам итә – 7 июльгә мәгълүматлар буенча 656 тонна асфальт-бетон кулланып  3954 кв.м мәйданда ремонт башкарылган.
       Районда юлларны карап тоту белән “Татавтодор” ААҖнең Саба филиалы шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International