Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 21 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 290 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 26 халыкара рейслар. 3298 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2387 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 34 рейс башкарган.
      7 нче июльдә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +22 +27 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International